Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Юбилеен тигезлектә каршылады

1 август көнне Казаклар авылында яшәүче хезмәт ветераны Гөлсәрия Габдрәшит кызы Гобәйдуллинага 90 яшь тулды.

Шушы уңайдан ул Россия Федерациясе Президенты Тәбрикәләү хаты белән бүләкләнде. Юбилярга аны тантаналы шартларда муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тапшырды. Чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль  мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, районның халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин, Гөлсәрия әбинең балалары, оныклары һәм оныкчыклары катнашты.

Шунысы игътибарга лаек, Гөлсәрия әби юбилеен тормыш иптәше Нәкыйф абый белән тигезлектә каршылады. Нәкыйф абыйга бик тиздән, ягъни 15 августта 92 яшь тула. Күптән түгел тимер туйларын билгеләп үткәп парлар киленнәре Алсу, уллары Хәниф тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев