Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Юкка чыккан авыл: Богдановка (Лощинка)

Әлеге авыл Әбде җирле үзидарәсе составында булган, ләкин беркайчан да Теләче районында булмаган.

Районнар оешкан вакытта Тәкәнеш районы составында булса, 1959 елда районнарны берләштерү башлангач Саба районы составында була. 1991 елда Теләче кабат оешкан вакытта бу авыл беткән иде, район составына аның авыл урыны гына керде.

Татарлар арасында Луччин дип атала. Лощинский җирле алпавытның фамилиясе.1907 елда 258 кеше яшәгән. 1930 елда Богдановка авыл советы һәм аерым колхоз үзәге була. 1963 елдан Әбде авыл советына карый. Үзендә колхоз оештырылган, башлангыч мәктәп, клуб, китапханә, кибет булган. 1930 елда 377, 1956 елда 131, 1963 елда 125 рус милләтеннән булган кеше яшәгән. Урыны алда язылган Игенче авылы белән бер якта, Арташ авылына таба. 1960 елларда Игенчегә сугылган перспективасыз мөһере Богдановкага да сугыла һәм 1970 еллар башына  ул да таралып бетә. Богдановка авылыннан Ватан сугышында тулы булмаган мәглүмәтләр буенча 22 кеше үлеп кала, 11 кеше Җиңү белән кайта. Урыны хәбәрдар булган кешегә генә билгеле. Ул авылның үз зираты булмаган. Теләчедә авыл советы председателе булып эшләгән Иванов Ю.Д. Богдановкада туып үскән.

Сәлмән Гыйльмиев.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев