Теләче Информ

Юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән!

Район тормышын юллардан башка күз алдына китерә алмыйбыз икән, димәк, әлеге тармакларда эшләүчеләрнең дә җәмгыятьтә роле зур.

Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш - бер генә өлкәдәге эшчәнлек тә юллардан башка тормышка ашырылмый. Автомобиль юллары безне туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән берләштерә, авылларны һәм шәһәрләрне, төбәкләрне һәм илләрне тоташтыра.

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Юл хуҗалыгы хезмәткәренең эше кат­лаулы һәм җаваплы. Әлеге тармак алды­на ел саен масштаблы бурычлар куела һәм сез аларны уңышлы үтәп киләсез. 

Реклама

Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез, эшләрегездә зур уңышлар, гаиләгездә тынычлык телибез. Хәвеф - хәтәргә юлыкмыйча, һәрчак имин, уңай юлларда йөрергә насыйп булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: