Юлларда исерек килеш машина йөртүчеләр кимеми
Ел башыннан бирле Теләче районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторлары тарафыннан 20 исерек килеш машина йөртүче тоткарланган.
Ел башыннан районда автомобиль белән исерек килеш идарә итүнең 20 очрагын ачыклаганнар. ЮХИДИнең Теләче бүлекчәсе хәбәр итүенчә, тоткарланган машина йөртүчеләрнең 3 машина йөртү хокукыннан азат ителгән булган инде.
Россия Административ хокук бозулар кодексына нигезләнеп, автомобиль белән беренче тапкыр исерек килеш идарә иткән өчен 30 мең сум штраф һәм 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган.
Хокук бозучы ел дәвамында исерек килеш тагын руль артына утырган очракта, аны җинаять җаваплылыгына тартачаклар. Россия Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр төзәтү эшләре яки 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев