Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

"ЮНАРМИЯ" хәрәкәтенең республика слеты узды

Слетта безнең районнан яшь армиячеләр хәрәкәтенең җирле штабы начальнигы Гатиятов Рәсип Рәшит улы катнашты.

23 июньдә Казан кооператив институты базасында Татарстан Республикасының "ЮНАРМИЯ" хәрәкәтенең чираттагы республика слеты узды.

Слетта ТР җирле штаблары башлыклары, ТР төбәк штабы әгъзалары, "ЮНАРМИЯ" бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге штабы башлыгы генерал-майор Александр Ильич Бородин катнашты. Слетның хөрмәтле кунагы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Мөниб кызы Асадуллина булды.

Слетта безнең районнан яшь армиячеләр хәрәкәтенең җирле штабы начальнигы Рәсип Рәшит улы Гатиятов катнашты һәм ирешелгән югары нәтиҗәләр һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәннәре өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Рәсип Рәшитовичны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар һәм югары нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев