Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә, махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча ялга кайткан, Илшат Мөхәммәтҗанов һәм каты яраланып, госпитальдә дәвалану үткәннән соң, сәламәтлеген туган якларында ныгыткан Азат Гыйльметдинов белән очрашу үткәрелде.

Мәктәп укучылары батыр абыйларына концерт номерлары күрсәтте, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, үз куллары белән эшләгән истәлек бүләкләрен тапшырып, тиз көннәрдә туган якларына җиңү белән кайтуларын теләде.
- Очрашуның 2025 - Ватанны саклаучылар елында үткәрелүе чарага үзгә бер җаваплылык, рәсмилек өстәде. Чараны мәктәбебезнен балалар ялын оештыру педагогы Наилә Мөхәмәдиева алып барды, – дип хәбәр иттеләр әлеге мәктәптән.

Нет комментариев