Хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр артты
Безнең геройлар

Хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр артты

Татарстанда хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр арткан.

Әйтик, беренче гыйнвардан контракт төзегән очракта 2 миллион ике йөз мең сум түләнәчәк. Бу сумманы Татарстан территориясендә Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзегәннәр алачак.

Сумма төбәк, федераль һәм муниципаль түләүләрдән тора: республика хөкүмәтеннән миллион ярым сум акча, Россия Оборона министрлыгыннан 400 мең сум һәм Татарстан муниципалитетларыннан 300 мең сумга кадәр. Барлык сораулар буенча 117 номеры буенча белешергә була.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-xarbilarga-ber-tapkyr-birela-torgan-tulaular-artkan


Нет комментариев