Реклама
Түбән һәм урта сыйныф укучылары өчен форманың бәясе – 3, өлкән сыйныф укучылары өчен 4 мең сумнан да артып китәргә тиеш түгел.
Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты башлыгы урынбасары Борис Чернышов (ЛДПР) мәктәп формасына бердәм бәя билгеләргә тәкъдим иткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Депутат сүзләренчә, форма сыйныфларда социаль катламнарга аерылу дәрәҗәсен киметә. «Әгәр укучылар барысы да бертөрле киенгән икән, кемнең нәрсәсе яхшырак дигән сорау тумый», - дип белдергән Чернышов агентлыкка.
Парламентарий фикеренчә, түбән һәм урта сыйныф укучылары өчен форманың бәясе – 3, өлкән сыйныф укучылары өчен 4 мең сумнан да артып китәргә тиеш түгел.
Фото: https://pixabay.com | Allexsalon
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз