Теләче Информ

Минфин яңа салым кертергә тәкъдим итә

Хәзерге вакытта федераль һәм региональ бюджет экология өчен өстәмә чыгымнар сарыф итә.

Россия Финанслар министрлыгы яңа экология салымы кертергә тәкъдим итә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Шул максаттан, Финанслар министрлыгы Россия Салым кодексына төзәтмәләр кертергә тәкъдим белән чыкты. Бу төзәтмә нигезендә әйлән-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләүне экология салымына үзгәртү каралган. Хәзерге вакытта әлеге түләү үлчәме әйләнә-тирәлекне саклау турындагы закон белән билгеләнә.

Мондый система бенча бюджетка күчкән акчалар динамикасы аның нәтиҗәле булмавын күрсәтә, дип исәплиләр Минфинда. Федераль һәм региональ бюджетка экология өчен өстәмә чыгымнар сарыф итәргә туры килә.

Реклама

Россия Салым кодексына яңа үзгәрешләр 2020 елның 1 гыйнварынннан кертелер дип көтелә.

Фото: https://pixabay.com | nattanan23

http://tat.tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: