Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәле куелган мәйдан Җиңү скверы итеп төзекләндереләчәк

Диварларга Муса Җәлилнең шигырьләрен уеп язарга планлаштырыла.

Мәскәүдә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәле урнашкан урын “Җиңү скверы” итеп төзекләндереләчәк. Бу хакта Мәскәүнең Зябликово районы хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Муса Җәлил урамыннан ерак түгел иске корылмалар сүтелгәч, биредә “Шипиловский” транспорт-күчеп утыру үзәге һәм сәүдә үзәге төзелеше планлаштырыла. Сәүдә үзәге проектын башта халык хуплый, әмма хәзер аның урынына Җиңү скверы ясарга дигән тәкъдим ясала: ветераннар һәм иҗтимагый оешмалар шәһәр мэры Сергей Собянинга мөрәҗәгать итә. Мэр үз чиратында каршы килми, булачак скверның проектын ясатырга вәгъдә итә.

 

“Җиңү скверында киләчәктә патриотик чаралар үткәреп булачак. Биредәге диварларга Муса Җәлилнең шигырьләрен уеп язарга телибез. Скверда фонтаннар, ял урыннары, ачык сәхнә барлыкка киләчәк”, - ди Зябликово хакимияте башлыгы урынбасары Константин Князев. Яңа скверны киләсе 2019 елда ачу планлаштырыла.

  • Муса Җәлил урамында Герой шагыйрьгә һәйкәл 2012 елда куелган иде. Һәйкәлнең авторы Россиянең атказанган рәссамы Юрий Злотя. 

Фото: tnc-mo.ru

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев