Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Путин Россия халыкларының милли телләрен саклау программасын торгызу ихтыяҗы булуын әйтте

СССР заманында дәүләттә милли телләрне саклау буенча махсус программа бар иде, дип искә төшергән ул.

Пятигорскида «Машук» Төньяк Кавказ мәгариф форумында Россия башлыгы Владимир Путин Россиядә яшәүче халыкларның милли телләрен саклау мөмкинлеге бирәчәк программаны яңадан торгызу ихтыяҗы туганлыгын әйтте. Бу турыда RT хәбәр итә.

Бу бик мөһим, чөнки һәр елны дөньяда күпсанлы телләр, сөйләм юкка чыга, дип белдергән Путин. “Хәзер, әлбәттә, боларның барысын да торгызу зарур, өстәвенә заманча, яңа нигезгә таянып”, - дигән дәүләт лидеры.

 

Шулай ук Путин СССР заманында дәүләттә милли телләрне саклау буенча махсус программа бар иде, дип өстәгән.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев