Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстаннан хаҗ кылырга киткән мөселманнар Мәдинәнең изге урыннары белән танышты

Бүген биш төркем олы хаҗ гамәлләрен үтәр өчен автобусларга утырып Мәдинәдән Мәккә шәһәренә юл тота.

Бу көннәрдә Татарстан Диния нәзарәте карамагындагы "ДУМ РТ Хаҗ" операторы аша хаҗга киткән мөселманнар Мәдинә шәһәрендә изге урыннарда ике көнлек экскурсиядә булды, дип хәбәр ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

  • Мәгълүм булганча, "ДУМ РТ Хаҗ" операторы аша быел хаҗ кылырга 1800 мөселман китә.

Татарстанлылар Мәдинәдә Коръән музеенда Изге китап тарихы белән танышты. Аларны аеруча Әфганстаннан китерелгән 145 килограммлы китап таң калдырды. Мәдинәгә аны 200 ел элек дүрт дөядә китергәннәр. Нәкъ менә Мәдинә шәһәреннән Җир йөзендә Коръәнне тарату башланган.

Татарстан мөселманнары тау итәгендә урнашкан Хамзә мәчетендә намаз укыды. Һәр мәчеттә аларга бу гыйбадәтханәләрнең төзелү тарихы турында сөйләделәр.

 

Хөрмә урманында исә алар хөрмәнең берничә төрен татып карады. Согуд Гарәбстанында хөрмәнең иң кыйммәтле сортлары үскәне мәгълүм.

13 августта Илгиз хәзрәт Баһаветдинов, Тимергали хәзрәт Юлдашев, Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Айрат хәзрәт Яруллин һәм Габдрәшит хәзрәт Фәизов җитәкчелегендә биш төркем олы хаҗ гамәлләрен үтәр өчен автобусларга утырып Мәдинәдән Мәккә шәһәренә юлга чыга.
 

Фото: ДУМ РТ

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев