Бүген КФХ «Низамов М.Х.» районда беренче булып 2025 ел урагын тәмамлады.
Алар 624 гектардан 2558 тонна бөртек суктырып алдылар, уңыш чыгышы гектарыннан 41 цетнер. Хуҗалык язгы кыр эшләрен вакытында тиешенчә башкарып, игеннәрне тәрбияләп, сыек ашлама белән тукландырып шундый күркәм нәтиҗәгә иреште.
Урак алдыннан яңа Акрос - 585 комбайны сатып алып, аңа баш инженер Галимов Ильмир утырып, башка комбайннарны да нәтиҗәле эшләтеп үстергән игенне югалтуларсыз җыеп та алдылар. Тәбрик итәбез аларны!
Нет комментариев