Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ага чишмә челтер-челтер…

19 сентябрь көнне Максабаш авылы янәшәсендә урнашкан һәм шушы авылда туып үскән шәхси эшмәкәр Сәлим Галләмов иганәсенә төзекләндерелгән Олы юл чишмәсе янында бик матур бәйрәм узды.

Моның өчен, бу көнне бәйрәмнең сәбәпчесе булган Сәлим Галләмов һәм Максабаш, Ачы авыллары клубы, Югары Кибәхуҗа, Олы Кибәхуҗа авыллары мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм алар каршында эшләп килүче сәнгать коллективлары зур тырышлык куйды. Бәйрәмгә җыелган авыл халкы, бәйрәм кунаклары алар тарафыннан күрсәтелгән тамашаны карап хозурланды, алкышлап кул чапты.
Азактан, чарада катнашучылар тәмле пылау һәм кайнар чәй, төрле тәм-томнар белән сыйланды.
Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев