Әкълимә Кыямова: “Чәчәкләр арасында, күңел җылысы алып, шуларга куанып йөрим”
Район яңалыклары

Әкълимә Кыямова: “Чәчәкләр арасында, күңел җылысы алып, шуларга куанып йөрим”

Матурлык яратучы, язга чыгуга өй тирәсен, ишегалдын чәчәкләргә күмүче райондашларыбыз бик күп. Шуларның берсе - Ачы авылыннан Әкълимә апа Кыямова. Безнең редакция уздыра торган бәйгеләрнең даими катнашучысы. Үзенең тынгысызлыгы, активлыгы нәтиҗәсендә ел саен җиңүчеләр рәтендә ул.


- Язны сагынып - сагынып көтеп алам. Көннәр җылынуга теплицага утырта башлыйм.  Орлыкларны күбрәк үзем әзерлим. Күпъеллык чәчәкләрем дә күп. Чәчәкләрне бик яратам. Бик арган вакытларымда да, кыяр-суганнарга су сипмичә кала алам, чәчәкләремне калдырмыйм сусыз , - ди ул.

 

  


Нет комментариев