Казан өченче Ту-214 самолетын эшләп чыгара
В республике

Казан өченче Ту-214 самолетын эшләп чыгара

Казан авиация заводы очу-сынау станциясенә тагын бер Ту-214 самолеты күчерелгән, быелга бу өченче самолет.

Басма мәгълүматлар буенча, 2022 ел ахырында Ту-214 эшләүгә 9,8 млрд сумлык контрактны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы имзалаган.

Эчтә уңайлылык дәрәҗәсе югары булган салон, элемтә узелы, медицина ярдәме күрсәтү һәм зыян күрүчеләрне эвакуацияләү мөмкинлеге булыр дип көтелә. Лайнерның Очу ераклыгы 7,3 мең км тәшкил итәчәк.

Ту-214нең 2026 ел дәвамында һавага күтәрелүе дә ихтимал. ММЧ хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта предприятиедә тагын ике самолет җыялар-аларның берсе ахыргы җыюны уза, тагын берсе — агрегатны. 


Нет комментариев