Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алан җирлегендә бәйрәм белән котладылар

19 февраль көнне Алан мәдәният йортында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көнен билгеләп уздылар.

Җирлекнең ир- егетләрен авыл активы матур концерт программасы әзерләп тәбрик итте. "Бәйрәм белән сезне ир-егетләребез" дип исемләнгән җылы концертта  гүзәл затлар үзләренең җыр- биюгә булган осталыкларын күрсәтте. Якынлашып килүче бәйрәм белән ир- егетләрне Алан авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов тәбрик иттеп, изге теләкләрен җиткерде. Үзешчәннәр нең чыгышларын тамашачылар җылы кабул итеп, алкышларга күмделәр. Чарадан олысы, кечесе рухый байлык, күңел күтәренкелеге алып, җылы очрашуны оештырган мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Җамалиевага олысы- кечесе рәхмәтле булып таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев