Күптән түгел якташыбыз, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты , Татарстанның Атказанган артисты Алмаз Фатхуллин үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге уңайдан кичә, аның катнашында, Мансур Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Казан егетләре» спектакле күрсәтелде.
Спектакльне сәхнәгә режиссер Айдар Җаббаров куйган. Әлеге спектакль алдыннан Алмаз Гилван улы юбилее уңаеннан котлаулар һәм бүләкләр кабул итте. Аларны бу минутларда Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Республикасы каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондынеың башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы дупутаты Нәҗип Хаҗипов, Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фатхуллин җитәкчелегендәге зур делегация, театр әһелләре, курсташлары, сыйныфташлары, якыннары һәм яраткан тамашачылары җиткерде.
Алмаз Фатхуллин бу көнне үзенең тәҗрибәсен, белемен, артист осталыгын Мартыныч – Мөбәрәк ролендә күрсәтте. Артистларның чыгышы көчле алкышларга лаек булды. Сез бу хакта тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
0
0
Нет комментариев