Бер сулышта языла торган вакыйга, бер күрүдә истә кала торган кешеләр була. Гомеремнең көзенә якынлашканда тормыш җебем урау юллар аша Сауш мәктәбенә алып килде. Беренче көннән үк эшчән, тырыш һәм бердәм коллектив күңелемнең түрендә урын алды. Күпме еллар язылмый яткан сүзләрем бәйләм булып хезмәттәшләремә, укучыларыма барып ирешә. Бу юлы язмамның герое – мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Гөлназ Илгиз кызы Зәйнуллина.
Үз һөнәрен ярата
Мин — мәктәп директоры, хезмәт бурычым буенча миңа төрле педагогларны күрергә туры килде. Араларында чын күңелдән үз һөнәрен яраткан, нәниләрнең күңеленә ачкыч таба алганнары сирәк очрый. Шул сирәкләр рәтендә безнең Гөлназ Илгизовна. Ничә еллар ул кошчыкларны (мәктәпкәчә төркемнең исеме дә «Карлыгач» бит әле!) көзен каршы ала, язын канатларын ныгытып озата.
Минем кабинеттан мәктәпкәчә төркемнең уеннар, шөгыльләр бүлмәсенә кадәр нибары унбиш адым. Аларның ничек эшләгәне минем күз уңымда. Менә алар кулга-кул тотынышып, рәт белән мәктәп спорт залына юнәлә. Рәхәтләнеп туп белән узышалар, милли уеннарыбызны да бирелеп уйныйлар. Бераз читтән күзләп торгач, кәефне югары катка күтәрер өчен үзем дә алар янына барып басам. Бер картлыкта, бер яшьлектә дигәндәй, Әлмәндәр картны күреп үскән буын бит без. Кешенең яше яшәгән еллары белән генә үлчәнми…
Безнең мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнүчеләр аз. Авыл җире, әти-әниләр тыйнак, кемдер андый шартларда эшләү җиңел дияр. Әмма һәркем белеп тора, монда тәрбиячедән аерым осталык таләп ителә. Биредә гомуми агым артына качып булмый, һәр бала күз алдында, һәркем күренә, барысына да игътибар кирәк.
Һәр бәйрәмгә яңа җырлар
Гөлназ Илгиз кызы балалар азлыктан зарланмый. Ул аны өстенлеккә әйләндерә. Үзенең тәрбияләнүчеләрен бөтен ваклыкларына кадәр белә: кем нәрсәдән курка, нәрсә хакында хыяллана, бүген иртән кемнең кәефе нинди. Ул шулай һәр баланың күңелен күрә, әдәпкә, тәртипкә, әхлакка, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Көн азагында балаларның өйләренә кайтасылары килмәү дә әнә шул тәрбиядән тора. «Әни, тагын бераз гына» дигән сүзләр еш яңгырый бездә. Һәр бәйрәмгә яңа җырлар, күмәк биюләр, матур шигырьләрне дә үзе сайлап ала ул.
Тыйнаклыгы хәттин ашкан. Уң кулы Гөлсинә Ясәви кызына да зур рәхмәтле. Икесе дә иҗат кешеләре. Гөлназ Илгизовна җыр дулкыннарына сизгер булса, Гөлсинә Ясәвиевна рәсемгә, кул эшләренә маһир (Мастер!). Нинди конкурста катнашырга мөмкинлек бар, барысына да өлгерәләр алар.
Әле күптән түгел Теләчебездә үткәрелгән Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган республикакүләм гастрофестивальдә «Яшь ашчы» номинациясендә Әмир Вафинның җиңү яулавы да күп сорауга җавап бирә. Бу җиңүләр артында күзгә күренмәгән хезмәт: әзерлек, репетицияләр, костюмнар, декорацияләр, чиксез «әйдә, тагын бер тапкыр сынап карыйк», шатлык-сөенечләр ята.
Ак халат турында хыялланган
Һәркемнең матур якларын күрү, үземдә шул көчле сыйфатларны булдырырга тырышу мине гомер буе озата барды. Кешенең асылын аңлар өчен кайвакыт биш минут вакыт җитә, кайчак гомер дә җитмәскә мөмкин. Менә шул санаулы минутлар аралыгында мин Гөлназ Илгизовнадан яшьлек хыялы турында сораштым. Мәктәп бакчасында үрмәләп үскән гөлләр һәм горур чыршылар безнең сөйләшүне тын гына тыңлап торды.
Ак халат турында хыялланган икән коллегабыз. Алан урта мәктәбен тәмамлагач, Казан медицина көллиятенә керергә җыенган. Язмышның үз планы, язылмаган законы бар. Казанда туберкулезга каршы санаториядә бер ел эшләгән кыз кабат туган ягына әйләнеп кайта.
Төп нигез
Сауш авылының тамырлары нык, биш егеткә гомер биргән тырыш гаиләсенә килен булып төшә. Җәмәгате Илнур Илдусович (безнең хөрмәтле укытучыбыз, мактаганны яратмаса да әйтим әле. Ике ел рәттән «Футбол мәктәптә» бөтенрәсәй фестивале җиңүчесе хакында мин язмасам, кем язар?!) белән берлектә өч ул үстерәләр. Өлкәннәре үсеп, Казанда эшлиләр. Кечесе, Муса, безнең мәктәпнең дүртенче сыйныфында укый. Гаиләдә егетләр хезмәттә һәм үзара хөрмәттә яши.
Бу йортта ата-аны хакы беренче урында. Төп нигезнең каршысына ук салынган йортта бәрәкәт бар. Ни өчен дип уйлыйсыз? Алар йортында яңа пешкән икмәк исе аңкый. Икмәкне Гөлназ Илгиз кызы үзе пешерә — ачыткысын саклап тора, ашыкмыйча, безнең заманда сирәк очрый торган сабырлык белән изә, баса ул аны.
Бу икмәк безнең авылда аерым максатка ия: гадәттә нәкъ менә аны без туган авылга кайткан данлы якташларыбызга бүләк итәбез. Күптән түгел генә быелгы уңыштан пешерелгән ипине Сауш кияве, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллинга төреп җибәрдек.
Икмәк тәме
Икмәк тәме — бәрәкәт тәме дип юкка гына әйтмиләр. Бу бик төгәл метафора. Икмәк пешерү остасы булып танылуы коллегабыз турында теләсә нинди сүздән дә күбрәк сөйли. Аның хоббие дә өйгә бәйле, «ашарга яраклы»: декрет ялында чакта ул заказга тортлар ясаган. Мәктәпкәчә төркемдә үткәрелгән һәр бәйрәм аның пешергән икмәгеннән һәм торттан башка үтми.
Бер көн шулай сорау бирдем: – Үзегез шундый тәмле итеп пешергәч, башка кешеләр әзерләгән ризыкны ничек кабул итәсез?
– Һәр ризыкның ничек, нинди көч белән әзерләнгәнен белгәч, барысын да яратып ашыйм. Үзе тәмле итеп пешерә алган кешегә хөрмәтем зур. Дөрес сүзгә җавап юк.
Биш вакыт намазны калдырмый
Биш вакыт намазны үз вакытында, калдырмыйча уку — һәр мөселманның иң мөһим һәм фарыз бурычларының берсе. Бу гаиләдә әлеге гамәл тулысынча үтәлә. Милли йолаларыбызга, туган телебезгә битараф булмау коллегабызны 2023 нче елда һөнәри конкурска алып килә һәм ул район күләмендә җиңү белән тәмамлана. Шул ук елда Гөлназ Илгиз кызы Зәйнуллина Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының тармак бүләге — «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесенә ия булды.
Телне саклау — халыкны саклау дигән сүз. Милли традицияләрне үстерү — аның киләчәген тәэмин итү белән бер. Гөлназ Илгиз кызы икесен дә җаны-тәне белән бирелеп эшли. Бу югары бүләкнең үз иясенә барып ирешкәненә һичкемнең шиге юк.
Мәктәпкәчә белем бирү нәрсә ул?
Мин — мәктәп директоры һәм минем өчен мәктәпкәчә белем бирү абстракт төшенчә түгел. Аларны минем эш өстәле белән унбиш адым аера. Һәр иртәдә мәктәп укучылары килгәнче тәрбиячеләр балаларны кабул итеп ала. Берничә елдан алар безнең мәктәп парталарына утырачак.
Мәктәпкәчә төркемнең мәктәп эчендә булуы тәрбиячегә зур җаваплылык өсти. Мәктәп үткәрә торган бәйрәмнәрдә дә әлеге нәниләр матур итеп чыгыш ясый. Үзләрендә җырлаган җырларны кабатламый алар. Һәрберсе үзе җырлый, үзе бии, үзе шигырь сөйли. Мәктәпкәчә балачак — «тормышка әзерлек» түгел, ә тормышның үзе!
Йомгак урынына
Гөлназ Илгиз кызыннан интервью алганда, мин аңа гади сораулар бирдем: һөнәр, балалар, планнар турында сораштым. Аны тыңлаганда, мин тагын бер кат шуны тоеп алдым: шәфкать туташы булу хыялы һаман да югалмаган. Ак халат сабыйлар янында бөтерелергә мөмкинлек биргән уңай киемгә, хастаханә мәктәпкәчә төркемгә әйләнгән. Ә дәвалау, дәвалау — ул шулай калган: хәзер ул авыруларны түгел, ә нәниләрнең куркуларын, рәнҗешләрен, ышанычсызлыгын, ялгызлыгын дәвалый.
Бу соң без хыялланган чын педагогика түгелме? Хезмәт юлын кабат башларга дисәләр, мин һич икеләнмичә, Сауш мәктәбен сайлап алыр идем. Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә туплаган тел һәм белем байлыгын коллегаларым, укучыларым белән бүлешер идем. Һөнәри бәйрәмегез белән, кадерле Хезмәттәшләрем! Сезнең хөрмәткә бирелгән бу елның хуҗалары булып алга атларга язсын үзегезгә! Сәламәтлек, гаилә иминлеге насыйп булсын! Ихтирам белән, Альбина Хәсәнова.
Нет комментариев