“Әнием белән фото” флешмобы җиңүчеләрен бүләкләдек
Хәтерләсәгез, “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәгенең Вконтакте битендә, Әниләр көне уңаеннан, “Әнием белән фото” флешмобы узды.
Кемнәр күзәтеп барды, алар беләләр – тирә-як районнардан да бик күп санда фотолар алдык. Шулар арасыннан бер гаиләне бүләкләп үтәчәкбез дип сүз биргән идек. Без сайлап алган гаилә Теләче авылыннан, җиде бала тәрбияләп үстергән Альбина Галимова гаиләсе. Ул редакциягә кунакка төпчек улы Мөхәммәт белән килде.
Әлеге гаиләгә Диплом һәм истәлек бүләкләрне «Теләчеинформ» мәгьлүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин тапшырды.
Балалар устерү – җиңелләрдән түгел. Аллаһы Тәгалә аларны тәрбияләүдә сабырлык, зирәклек, көч-куәт бирсә иде. Балалар бәхетле, иманлы, илебезгә, милләтебезгә файда китерүчеләрдән булып үссеннәр дигән теләктә калабыз!
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев