Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авылда парк булачак

Узган ел Баландышлылар яр кырыйларын корыган агачлардан чистартып парк төзи башлаган иделәр. Быел иртә яздан алар яр кырыйларын ак таш белән ныгытып чыкты.

Баландышлыларның матур эшләре район җитәкчелегендә дә уңай фикерләр калдырды. Район җитәкчеләре аларны җәмәгать киңлекләрен үстерү программасында катнаштырып карарга да уйга килде. ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманның командасы Баландыш авылында эшләнә башлаган паркны килеп карады. Әлеге парк төзелешенә республика бюджетыннан 10 миллион сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбендә җәмәгать тыңлаулары узды. Авыл халкы үзенең фикер, тәкъдимнәрен архитекторларга җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев