Бәйге сәламәтлекләре чикле балалар арасында узды
Район яңалыклары

Бәйге сәламәтлекләре чикле балалар арасында узды

Балалар иҗат үзәгенең «Робототехника» берләшмәсе укучысы Алиев Азат иң гади авиамодельләр буенча зона шәхси-команда ярышларында матур нәтиҗәләр күрсәтте.

Азат белән өстәмә белем

бирү педагогы Айнур Рәис улының  әзерләнүләре юкка узмады -  "Очыш төгәллеге" номинациясендә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирде. Азат,  авиамодель белән идарә итүдә югары төгәллек һәм тотрыклылык күрсәтеп, лаеклы рәвештә 1 урынны
яулады. Алай гына да түгел, команданың тырышлыгы Балалар иҗат үзәгенә гомуми зачётта мактаулы 3 урын алып килде!  Әлеге бәйге сәламәтлекләре чикле балалар арасында узды. 


Нет комментариев