Бүген, «Игътибар, балалар! » профилактик чарасы кысаларында «Бала - төп пассажир» акциясе уздырылды.
Аның максаты – кечкенә пассажирлар катнашындагы юл травматизмы проблемаларын хәл итү, балаларның тормышын һәм сәламәтлекләрен саклау. Бакчада тәрбияләнүчеләр әти-әниләренә үзләрен бары тик автокреслоларда һәм куркынычсызлык каешларын эләктереп кенә йөртү кирәклеге турында искәрттеләр, мәгълүмат буклетлары тараттылар. Акция барышында машина йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска вәгъдә иттеләр.
Нет комментариев