Безнекеләр - икенче
Район яңалыклары

Безнекеләр - икенче

Бүген «Батыр» спорткомплексында 2012-2013 елларда туган яшүсмер малайлар арасында (»Б» төркеме) ТР Беренчелегенә волейбол ярышлары тәмамланды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге ярышлар 15 октябрь көнне башланып киткән иде.  Ярышта Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Алексеевск, Сарман, Кайбыч, Әтнә, Теләче районнары командалары көч сынашты. Ярышлар бик киеренке һәм мавыктыргыч узды.  Дүрт көн дәвам иткән ярышта беренче урынны Әтнә командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Теләче һәм Алексеевск командалары бүлеште. 

Җиңүче Әтнә районы командасы.

Җиңүче командаларны районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов һәм Татарстан Республикасы волейбол Федерациясенең әйдәп баручы белгече, ярышларның баш хөкемдары Алексей Овощинков бүләкләде.  Яшь спортчыларга медальләр, Дипломнар тапшырылды. Ренат Садриев (Әтнә), Нәфис һәм Әлфис Касыймовлар (Теләче), Динар Бикмөхәммәтов (Алексеевск) турнирның иң оста уенчылары булып танылды. Аларга истәлек сыннары тапшырылды. 

 


Нет комментариев