Бүген җылылык +1 градустан артмаячак
Район яңалыклары

Бүген җылылык +1 градустан артмаячак

Бүген Татарстанда болытлы, әмма шактый коры һава торышы көтелә, температура төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртән урыны белән төбәкнең көньяк-көнчыгышында кар һәм җепшек кар рәвешендә бераз явым-төшем булырга мөмкин.

Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә исәчәк. Юлларның аерым участокларында бозлавык хасил була. Салкын төннән соң Татарстанда көндез һава -2..+1 градуска кадәр җылыначак (Казанда -1..+1 градуска кадәр).

Чыганак: https://tatar-inform


Нет комментариев