Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чираттагы җиңү

14-17 октябрь көннәрендә Зәй шәһәрендә 2007-2008 елларда туган кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә икенче урынны яулаган яшь спортчыларыбызны бүләкләделәр.

Бүген, ягъни 13 ноябрь көнне, муниципаль район Советының утырышлар залында узган “Эшлекле шимбә” киңәшмәсендә быел 14-17 октябрь көннәрендә Зәй шәһәрендә 2007-2008 елларда туган кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә икенче урынны яулаган яшь спортчылар һәм аларның тренерлары Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Яшь спортчыларыбызны чираттагы җиңүләре белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде. Спортчы кызларыбыз: Әдилә Рөстәм кызы Абдуллина, Нурзадә Гыйльфан кызы Балантаева, Айзидә Илдар кызы Габдуллина, Айзадә Алмас кызы Галиева, Рамилә Руслан кызы Галимова, Айзилә Рөстәм кызы Ганиева, Камилә Евгений кызы Кузьмина, Динара Марат кызы Ситдыйкова һәм Дилбәр Илдус кызы Шәриповалар. Тренерлары: Әзгам Хәмзә улы Зәкиев белән Рәшит Хаҗинур улы Габделхаев.

Шулай ук районда күләмле спорт чараларын уздыруда зур өлеш керткәне, районыбызның волейбол җыелма командасына күрсәткән ярдәме һәм актив иганәчелек эшчәнлеге алып баруы өчен җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте җитәкчесе Фәрид Фарук улы Гыйләҗетдинов Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев