Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дистанцион укыйлар

Коронавирус вакытында район мәктәпләренә дә йозак эленде. Президент Указы нигезендә укучылар әлегә өйдә торып укырга тиеш була.

Бүген районда дистанцион рәвештә 558 башлангыч, 759 югары сыйныф укучылары белем ала. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Линара Якупова әйтүенчә, мәктәпләрдә методик рекомендацияләргә таянып, дәресләр челтәре төзелде, дәрес озынлыгы 45 минуттан 30 минутка кадәр кыскартылды. “Районда массакүләм дистанцион уку беренче тапкыр оештырыла. Шунлыктан, эш барышында килеп чыккан кыенлыклардан тиз арада чыгу юлларын табып эш итәбез”, - диде Линара Якупова. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәпләрдән вакытлыча файдалануга ноутбуклар тапшырылган. Бүгенге көндә педагоглар, расписание буенча, 2 сменада эшли, өзеклекләр килеп чыккан очракта, укучы белән индивидуаль эшләүгә күчәләр. Онлайн дәрестә катнаша алмаган балалар, мәктәп сайтында булган мәгълүматны кулланып, дәресне соңрак үтә ала.

Мәктәпкәчә учреждениеләргә балалар һәм ата-аналар белән дистанцион рәвештә проектлар, конкурслар үткәрергә киңәш ителде.

 

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев