Хөрмәтле райондашлар! 24 ноябрь көнне кичке 19.00 сәг. Сезне Олы Нырсы авылы мәдәният йортында, Әниләр көне уңаеннан, Татар Конгрессының Теләче бүлекчәсе һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы тарафыннан икенче тапкыр үткәрелүче “Елларым – минем байлыгым” дип исемләнгән район бәйгесендә көтеп калабыз!
Бәйгедә Айдар, Караширмә, Олы Нырсы, Баландыш, Олы Мишә, Алан авылларыннан килгән гүзәл ханымнар катнашачак. Керү ирекле.
Нет комментариев