Бүген Теләче авылында, улы Рафаэль белән гомер итүче Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Галимөхәммәт кызы Кәримова үзенең гомер бәйрәмен - 88 яшьлек туган көнен билгеләп уза.
Данлыклы Хезмәт ветеранын муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарыДинар Гиниятуллин, районның ветераннар Советы рәисе Рәис Заһидуллин, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников, туганнары тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.
.jpg)
- Аллаһ Тәгәлә гомеремне биргән, саулыгымны бирде, эшемне бирде, ашымны бирде, көн саен, атлаган саен рәхмәтләр укып йөрим. Бергә эшләгән иптәшләремә, җитәкчеләргә рәхмәт. Алар булмаса, бүгенге кадер-хөрмәткә ирешеп булмас иде дә. Ул чорда хезмәт җиңелләрдән булмаса да сагынып искә алам. Без черек бәрәңге, кычыткан ашап үстек. Бүгенге тормышыбыз Аллага шөкер, – ди Гөлбикә апа үзе.
Гомер буе терлекчелектә эшләгән, сыер савып уңышларга ирешкән райондашыбызга алдагы көннәрдә дә тыныч картлык теләп калабыз!
Гөлбикә апа турында кыскача фактлар:
- Туган елы һәм урыны: 1938 елның 15 сентябре, Теләче районы Үзәк бистәсе.
- Хезмәт юлы: Ирешкән уңышлары Теләче һәм Саба районнары белән бәйле. Ул озак еллар В.И. Ленин исемендәге хуҗалыкта данлыклы доярка һәм машина белән сыер саву операторы булып эшләгән.
- Бүләкләре: Фидакарь хезмәте өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә, Ленин орденына һәм СССР Дәүләт премиясенә лаек булган.

Нет комментариев