«Nan Кебаб № 1» кафесында тукланган 33 кешенең эчәк инфекциясе белән авыруы ачыкланган.
Куркынычсызлык таләпләренә туры килми торган хезмәтләр күрсәтү статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
Барлык авыручылар да 9-11 сентябрьдә биредә сатып алынган шаурма, пицца һәм кебаб ашаганнар. Хәзерге вакытта 23 зыян күрүче кискен агулану симптомнары белән инфекцион хастаханәдә ята. Аларның хәле уртача һәм җиңел дәрәҗәдә дип бәяләнә.
Кафеда табак-савытлар юыла торган өч җирдә һәм биш продуктта эчәк таякчыклары, ә шаурма соусларында һәм пешерүчедә сальмонелла ачыкланган. Әйләнештән 44 килограмм авырлыктагы 20 партия продукция алынган. Кафе ябылган, материаллар судка тапшырылган.
Чыганак: казанкп
Нет комментариев