Якташларыбыз иҗаты
Бүген сезгә Җәүдәт абый Мөхәмәтшин шигырен тәкъдим итәбез
Таннарда актан ата..
Кар юк!-диеп зарланыштык,
Көттек карны сагынып...
Менә яуды,көткән карда -
Йөреп булмый абынып.
Ул юлларны ак кар баскан,
Таннарда актан ата...
Көне җылы,әнә көчек,
Ак карда аунап ята.
Кызыгамын үзем дәген ,
Шул ак карда аунарга...
Тәгәреп бер кар өстеннән
Аннан торып ,чабарга !
Олыгайдым -ару түгел,
Күрсә сине кешеләр...
Нишләгән бу бабай ?-диеп,
Көләр минем ишедән.
Ап-ак карда бар дөнья -
Түбәләрдә кар ята...
Кар яугачтын күнелле ул -
Таннарда актан ата !
Җәүдәт Мөхәмәтшин.10.12.2024 ел.Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев