Якташыбыз, ветеран журналист Галәветдин Зыятдинов истәлегенә багышланган «Яшь журналист» дип исемләнгән II иҗат бәйгесенә старт бирелде
Бәйгене «Теләчиинформ» мәгълүмат үзәге оештыра. Конкурсның максаты: талантлы яшь журналистларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Конкурста гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 -11 сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша ала. Конкурс эшләре рус яки татар телләрендә, видеоязмалар рәвешендә башкарыла (регламент – 5 минутка кадәр).
Тәкъдим ителгән темалар:
1. “Авыл” (авыл хуҗалыгы темалары)
2.“Репортаж” (мәктәп чараларыннан репортажлар);
3. “Шәхес” (районыбызның күренекле кешеләре);
5. "Сәламәтлек” (сәламәтлекне саклау);
6. “Халык традицияләре” (гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр);
7. "Гаилә» (буын мөнәсәбәтләре).
Иҗади эшләрне tulinf@rambler.ru почта адресына яисә 89393967641 номерында 2023 елның 1 маена кадәр кабул итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев