Яктылык кайтаргыч элементлар тормышны саклап калырга мөмкинлек бирә
Район яңалыклары

Яктылык кайтаргыч элементлар тормышны саклап калырга мөмкинлек бирә

Яктылык кайтаргыч элементлар баланың һәм үзебезнең дә тормышны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) – ул махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле, автомобиль фарлары яктыртылышында ачык-ак төскә әверелә торган элементлар.

Статистика буенча җәяүлеләрне таптату – юл-транспорт вакыйгаларының иң киң таралган төре. Таптатуларның төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, чөнки бу вакытта автомобиль йөртүче транспорт юлына чыккан кешеләрне күрерлек хәлдә түгел. Моңа уңайсыз һава шартлары – яңгыр, җепшек кар, томан һәм җәяүлеләрнең өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар юклыгы да сәбәп булырга мөмкин. Статистика бәхәсләшергә урын калдырмаган мәгълүмат бирә – яктылык кайтаргыч элементны файдалану җәяүлене таптату куркынычын 65 процентка киметә.

 


Нет комментариев