Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Якынлашып килүче Әтиләр көне уңаеннан Теләче урта мәктәбендә чара узды

Әтиләр, уллар бу көнне үзләрен җитезлектә, тапкырлыкта сынады. Аларны әлеге матур бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова һәм «Аталар берлеге» республика иҗтимагый оешмасының райондагы җитәкчесе Рәис Нуретдинов котлады.

Алар үзләренең чыгышларында әтиләрнең тормыштагы роленә, тәрбия мәсьәләсенә тукталды. Очрашуда  «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең  район бүлеге җитәкчесе  Алия Сабирова да катнашты. "Беренчеләр" флешмоб да ясады. 

Спорт бәйгесе улларны, әтиләрне тагын да якынайтты. Командаларның берсе дә сынатмады. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынга Олы Нырсы авылыннан Гаязовлар, икенче урынга Габделхаковлар лаек булды. Әлеге гаиләләр үз көчләрен республика күләмендә узучы  чарада сынаячак.

Эльмира Котдусова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев