Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Язмышны чуалткан эчемлек

Агымдагы елның 3 мартында Татарстан Республикасы Теләче район суды Башкортстан Республикасында яшәүче Александр Кочетковка карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105 матдәсенең 1 өлеше, 30 матдәсендә беренче өлешендә каралган жинаятьне кылуда гаепләү буенча жинаять эшен карап, хөкем карары чыгарды.

Тикшерү органнары тарафыннан А.Кочетков кеше үтерүгә омтылуда гаепләнә, әмма тикшерү вакытында һәм суд барышында гаепләнүче зыян күрүчене үтерергә теләмәдем дип күрсәтмәләр бирә. Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2021 елның 19 июлендә А. Кочетков һәм М. Рассказов Татарстан Республикасы Теләче район М 7 «Волга» федераль автомобиль трассасының 897 км тукталышында “Уют” кафесында ялга туктыйлар, машина эчендә икесе бергә спиртлы эчемлеклэр кулланалар һәм шул сәбәпле алар арасында низаг чыга. Бу бәхәс нәтиҗәсендә А.Г. Кочетковның М. В. Рассказовның сәламәтлегенә зыян китерүгә юнәлтелгән җинаятьчел нияте барлыкка килгән һәм ул үз җинаятьчел ниятен тормышка ашырып, автомобильдә булган туристлык пычагын кулына алып, аны корал сыйфатында кулланып, зыян күрүченең корсагына һәм башына дүрт тапкыр чәнчи. А.Г. Кочетковның әлеге җ и н а я т ь ч е л г а м ә л л ә р е нәтиҗәсендә зыян күргән М. Рассказовка тән җәрәхәтлэре ала. Суд барышында, дәүләт гаепләүчесе, Теләче район прокуроры урынбасары А. Кочетковның җинаять хәрәкәтләрен Россия Федерациясе Жинаять кодексының 111 матдәсенең 2 кисәгенең «з» пункты буенча квалификацияләүне сорый (корал буларак предмет кулланып, белә торып кеше тормышы өчен куркыныч зарар китерү ) Җинаять эшен карау нәтиҗәләре буенча суд А. Кочетковны Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 111 матдәсенең 2 кисәгенең «з» пунктында каралган җинаятьне кылуда гаепле дип таба, дүрт ел да алты айга ирегеннән мәхрүм итеп, гомуми режимлы төзәтү колониясендә жәзаны үтәргә дип хөкем карары чыгара. Язма район судының матбугат үзәге җитәкчесе Люция Садриева ярдәме белән эшләнде.

Эльмира Котдусова.

Фото: https://go.mail.ru/redir?type=sr&redir=eJzLKCkpKLbS1y_OT87I1EvOz9UvLcjJT0zRL0otzqxKjU9OTM5I1c9MyslPztY3MzPSNzMyjTcxMIg31C8uTTGMNzcyqDA2MdDLKkhnYDA0MzM2MrQwNjZm2NCbsMlyWvGO0is_NxeZLVgDAELIJC4&src=53951c4&via_page=1&oqid=c858468b0475ef8c

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев