Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Игелекле эшләр көне» дип исемләнгән акция үтте

Бу көннәрдә “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге «Игелекле эшләр көне» дип исемләнгән акция игълан иткән иде. Акция барышында Саба районы Утар балалар йортында яшәгән балаларга тапшыру өчен киемнәр җыелды.

7 декабрь көнне редакция хезмәткәрләре балалар йортында булып кайтты. Иң сөенгәне Эдик булгандыр мөгаен - чөнки без аңа ярышларда катнашу өчен футболка алып бардык. Футболканы әзерләп биргән Теләче авылыннан Ринат Салиховка һәм киемнәр тапшырган райондашларыбызга балалар йорты хезмәткәрләре исеменнән дә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Ә Эдикка бүгенге ярышта җиңүләр теләп калабыз! Эдик бик матур итеп шигырьләр дә сөйли икән, берсен сезнең игътибарга тәкъдим итәсебез килә.

Әлеге сәяхәтебез хакында тулырак район газетасыннан укый аласыз.

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев