Балтач районында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды.
Безнең районны Олы Мишә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәхабиева Люция Заһит кызы тәкъдим итте. Бәйге барышында 6 районнан килгән укытучылар дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Жюри
нәтиҗәләрне март аенда игълан итәчәк. Люция Заһит кызына иҗади уңышлар телибез!
Нет комментариев