Йөзү ярышларында
Район яңалыклары

Йөзү ярышларында

Яр Чаллыда «Чемпион старты» йөзү ярышлары узды.

Татарстан Республикасының 26 командасыннан 340 дән артык спортчы катнашкан ярышларда Теләчедән Булат Заһидуллин җитәкчелегендәге команда да бар иде. 2016-2017 елгылар арасында ирекле стиль буенча 3 урын алган Айзилә Шиһабиеваны тәбрик итәбез! 

Калган нәтиҗәләр:

-Зиннәтова Мәрьям 2016-2017 еллар арасында ирекле стиль 100м буенча 4 нче урынны;

-Гыйниятуллин Әмир 2010-2011 еллар арасында 100м ирекле стиль буенча 6 нчы урын;

-Азалия Гыйниятова 2014-2015 еллар арасында 50м баттерфляй буенча 5 нче урын;

- Иванов Кирилл 2012-2013 еллар арасында 7 нче урын;

-Шиһабиев Таһир 2012-2013 еллар арасында 50м баттерфляй буенча 11 нче урын;

-Гыйниятуллина Зәйнәб 2014-2015 елларда ирекле стиль буенча 12нче урын;

-Фәтхуллина Сәидә 2014-2015 еллар арасында 50м ирекле төркемдә 20 урын. 

 


Нет комментариев