Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кар чанасы хужалары игътибарына

Табигатьтә кыш. Алда безне карлы-буранлы да, салкын җилле дә, шул ук вакытта кояшлы аяз көннәр белән аралашкан вакыт аралыгы көтә. Бу вакытта кайбер шәхесләр өчен кышкы урман-кырларга ауга йөру чоры башлана. Ә аерым бер төркем кешеләр бу вакытта актив ял итүнең бер төре итеп кардан йөрүче махсус техника «кар чанасы» (снегоход) белән табигатькә хозурланып йөрүне өстен күрәләр һәм бу төр техникадан файдаланалар.

«Кар чанасы» - бик көчле техника, сәгатенә 100 километрдан артык тизлек белән хәрәкәт итә ала. Шунлыктан ул югары куркынычлылык  тудыру чыганагы булып тора һәм идарә итүдә махсус хәрәкәтләрне белүне таләп итә.

Агымдагы елның декабрь аена районда теркәлгән мондый төр техниканың саны 32 берәмлекне тәшкил итә. Ләкин чынбарлыкта бу сан берничә берәмлеккә югарырак. Чөнки арабызда эләкмәгән кеше хокук бозучы түгел дип, үзләрендә булган «кар чаналарын» тиешле тәртиптә рәсмиләштермичә кулланучы шәхесләр дә юк түгел. Әлеге язмада мондый шәхесләргә карата хәрбер хәрәкәтнең дә бер чиге булын искәртеп китәсе килә. Хокук бозуның вакыты барган саен, аңа карата күреләчәк җәза чарасының югарырак булуы бүгенге көндә бер кемгә дә сер түгел.  

 Ләкин нинди генә техника берәмлеге булмасын, аны эксплуатацияләү вакытында куркынычсызлык чаралары мөхим санала. Шуңа күрә әлеге техниканы сатып алучы, аны куллану вакытында гамәлдәге закон  актлары тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләрне  үтәүне дә үз өстенә ала дип әйтергә нигез барлыкка килә.

Кардан йөрүче техника – үзйөрешле транспорт чралары рәтенә кертелгәнлектән, аның белэн идарэ иту очен тракторчы–машинист таныклыгында «А1» категориясе булу мэжбури. Элеге категория тракторчы-машинист таныклыгы алу очен уку юлы белэн 16  яшьтэге гражданнарга бирелэ. Башка торле таныклыклар элеге техника белэн идарэ иту хокукы бирми. Элеге тор категорияне район жирлегендэ урнашкан ДОСААФ оешмасында укып алып була.

Моннан тыш кардан йоруче техника  хужасы, аны сатып алганнан сон 10 тэулек эчендэ, элеге техниканы райондагы техник кузэтчелек идарэсе булегендэ регистрациягэ куярга тиеш. Анда исэпкэ алынган техникага тиешле дэулэт номеры бирелэ.

Элеге тор техникага техник карау ел саен уздырыла. Бу мэжбури чара. Моны узмыйча йору тыела. Тоткарланган очракта – административ хокук бозу барлыкка килэ.

Йорту хокукы  таныклыгы булмаган, техник карау уткэрелмэгэн кардан йору техникасын эксплуатациялэу тыела.

«Кар чанасы» белэн исереклек хәлендә идарә итү факты ачкланса, бу шәхес барлык төр транспорт белән дә идарә итүдән, билгеле бер вакыт аралыгына, мәхрүм ителә.

Югарыда санап үтелгән таләпләрне үтәү бозылса, аны бозучы физик һәм юридик затлар административ җәзага тартылу мөмкинлеге алалар.

Әлеге төр техника  карап торышка күркәм һәм ышанычлы күренсә дә, ул юлсыз җирләрдән йөрү өчен кулланылганлыктан, аның белән сак идарә итү сорала һәм таләп ителә, чөнки  йөргән җирдә очраган төрле каршылыклар, күренмәгэн чокырлар бәхетсезлек очракларына китерергә мөмкин.

Әгәр мондый төр техникалы кешенең районда булган дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә  сораулары бар икән, аларны хәл итү буенча урындагы җитәкчегә элемтәгә керүләре сорала. Эш телефоны 2-16-11. Кабул итү көннәре һәр атнаның сишәмбе һәм җомга көннәрендә 08-12 сәгать вакыт аралыгында, Теләче авылы Ленин урамы 46 йорттагы эш бүлмәсендә.

 

 

Х.Х.Назиров - үзйөрешле машина һәм башка төр техникага

                          күзәтчелек Идарәсенең район буенча бүлек

                          начальнигы                                                                         

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев