Караширмәдә бәйрәм кичәсе гөрләде
Район яңалыклары

Караширмәдә бәйрәм кичәсе гөрләде

Караширмә авыл клубында да Яңа ел кичәсе бик күңелле үткән.

 Бу хакта безгә авыл клубы мөдире Әкьлимә Мәһдиева хәбәр итте. 

- Чара матур җыр - биюләр, күңелле уеннар белән узды. Мөхәммәт Мәһдиевнең "Кеше китә - җыры кала" әсәре буенча эшләнгән фильмда төшкән авылдашларыбызны да бүләкләде.  Җылы теләкләрен, бәйрәм кунакларына, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов белән Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раиль Мараков җиткерде, - диде ул. 

Яңа ел белән, райондашлар!

Зөлфия Ибраһимова.


Нет комментариев