Халыкны кабул итәләр
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга 20 ел тулу уңаеннан Партиянең Генераль советы Президиумы 1 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр Партиянең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлекләрендә халыкны кабул итүләр оештыру турында карар кабул итте.
Бүгенге эпидемиологик хәлнең катлаулы булуы сәбәпле, кабул итүләрне дистанцион форматта уздыру тәкъдим ителә. Әлеге карарга нигезләнеп, Партиянең Теләче җирле бүлеге, җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә, борчыган сораулары буенча халыкны кабул итүләр оештыра. Кабул итүләр график нигезендә төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр тарафыннан башкарылачак. 3 декабрь көнне Партиянең “Батыр” спорт комплексында урнашкан кабул итү бүлмәсендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев граҗданнарны кабул итәчәк. 7 декабрь көнне район хакимияте башлыгы Нәҗип Хаҗипов тарафыннан халыкны кабул итү шулай ук әлеге бүлмәдә планлаштырыла. Кабул итүнең вакыты, шулай ук җитәкчеләрнең исем-фамилияләре күрсәтелгән график белән 2-10-37 телефоны аша белешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев