Күкчәдә әниләрне хөрмәтләделәр
Бу дөньяда тиңе булмаган, беркемне дә битараф калдырмый торган һәм барыбыз өчен дә кадерле бәйрәм бар. Ул - Әниләр көне. Ноябрьнең соңгы атнасында билгеләнә торган әлеге бәйрәм Күкчә авыл клубында матур традициягә әверелде.
- “Бүләк итәм күңелем җылысын” дип исемләнгән бәйрәмдә әниләргә зурлап хөрмәт күрсәтелде. Быелгысы да матур мизгелләр белән тарих битләренә язылды. Мул итеп әзерләнгән чәй табыны артында әниләр концерт карап ял иттеләр. Баянчы Рамил Касимовка кушылып үзләренең яшьлек җырларын җырладылар, биеделәр. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашкан якташ ир – егетләргә җылы оекбаш, башмак җыю да оештырылган иде. Бу изге эштә авыл халкы бердәм булып теләп катнашты. Авыл халкына һәм әлеге чараны уздыруда ярдәм иткән иганәчеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез, – диде әлеге авылның мәдәният хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев