Олы Мишә мәктәбе коллективы 11 сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфияне математикадан бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыруы белән котлый!
Нурфия иң күп – 100 балл җыеп, искиткеч нәтиҗә күрсәтте. Бу югары нәтиҗә – чыгарылыш сыйныф укучысының зур хезмәте, тырышлыгы һәм таланты, шулай ук остазының нәтиҗәле эше. Математика укытучысы Муллахмәтова Әлфирә Рәшит кызына сабырлыгы, укучыларга ышанычы һәм иң катлаулы имтиханга югары дәрәҗәдә әзерли белүе өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
Нурфиягә алга таба да уңышлар, яңа үрләр яулавын һәм иң кыю теләкләрен тормышка ашырун телибез!
Нет комментариев