Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мотоциклда җилдерүче бабай

Күкчә авылында яшәүче Әнвәр бабай Шаһимәрдәов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны гомер бәйрәме якыннары гына түгел, район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин һәм Алан авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов котлады.

Язмыш җилләре аның әти-әнисен  Югары Осланга алып килә, Әнвәр абый да биредә дөньяга килә. Соңрак аларга  туган якларына кайту насыйп була. Әнвәр абый тормыш иптәше Тәскирә апа белән өч ул тәрбияләп үстерәләр. Гомер буе  ул хәрәкәттә-бәрәкәт, - дип яши ул.  Авыл җирлеге башлыгы да булып эшли. Мәдәният өлкәсендә дә кайный. Кино да күрсәтә.  Өлкәнәйсә дә яраткан мотоциклыннан аерыла алмый.

Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев