Нәтиҗәле эшлиләр
Район яңалыклары

Нәтиҗәле эшлиләр

Районыбыз кырларында тулы куәткә 2026 ел урагы бара.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 29 июльгә алынган “Ярыш экраны”ндагы мәгълүматларга караганда, соңгы биш көндә игеннәрне теземнәргә салуда Айрат Сабиров (“Алан” акционерлык җәмгыятеннән, 636 гектар мәйданда игеннәрне теземнәргә салып, 25,4 нормо/смена эш башкарган), игеннәрне суктыруда Ренат Гатауллин (“Алан” акционерлык җәмгыятеннән, 480 тонна икмәк суктырып, 9,8 нормо/смена эш башкарган), Илһам Мөҗипов (440 тонна икмәк суктырып, 8,9 нормо/смена эш башкарган), Марат Вәлиуллин (“Алан” акционерлык җәмгыятеннән, 423 тонна икмәк суктырып, 8,5 нормо/смена эш башкарган), Ильяс Җәләлетдинов (Август - Теләче” ширкәтеннән, 420 тонна ашлык суктырып, 4,2 нормо/смена эш башкарган), Рәмис Хәнәфиев (“Август - Теләче” ширкәтеннән, 427 тонна ашлык суктырып, 3,9 нормо/смена эш башкарган) кырда иң нәтиҗәле эшләүче комбайнчылар булып танылдылар. 


Нет комментариев