Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әни кешенең кадере

Олы Мишә авылында яшәүче Мөнирә апа Фәйзуллина өчен Әниләр бәйрәме гадәти көн.

Дүрт кыз тәрбияләп үстергән ана кеше, бер бәйрәмдә генә түгел, һәр көн әти-әнигә игътибар һәм хөрмәт булырга тиеш дигән фикердә яши. Мулланур абый белән алар Венера, Эльмира, Илүсә, Диләрә исемле кызлар үстереп, олы тормыш юлына бастырганнар. Бүген тугыз оныкның яраткан дәү әнисе, дәү әтисе алар. Инде үзләре әни булган кызлар туган йортның еш кунагы. Мөнирә апалар гаиләдә сигез бала үсә. Еллар үзган саен аның әнисе белән бәйле матур хәтирәләре күңелдә ешрак яңара. “Дүрт почмаклы өйдә әни безне алдына утыртып, сөеп, иркәләп утырмаса да, аның яратуын, назын һәрчак тойдык. Кичләрен ир туганнарым кечкенә генә өйдә көрәшәләр иде. Әти аларны күзәтеп утырырга яратыр иде. Әнинең мәрхәмәтлеген, сабырлыгын үзебез бала үстергәндә аңладык”, - дип искә алды ул яшьлек елларын. Һәр әни өчен балалары иң яхшысы. Мөнирә апа да нәкъ менә шундый фикердә. “Мәктәп елларында тамагы тук, өсте бөтен, укулары яхшы булсын дип кайгыртсак, йорттан чыгып киткәч, ата-ана өчен аларның тәртипле булулары кадерле. Кызларыбыз яшьтән дингә тартылды. Аллаһыга мең шөкер”, - ди ислам дине кануннары буенча яшәүче Мөнирә ханым. Дүрт кыз үстергән Мөнирә апа балаларны шәхси үрнәгең белән тәрбияләргә чакыра. “Тормыш булгач, ачу килгән вакытлар күп була, игътибар итмәскә, кычкырмаска кирәк. Бала барысын да күреп үсә”, - ди. Йортның астын-өскә китереп йөрүче шук оныкларына да Мөнирә ханым, үз кызларына биргән тәрбияне бирергә тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев