Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өлкәннәр көне уңаеннан Иске Җөри балалар бакчасында күңелле бәйрәм булып узды

Өлкән буын вәкилләренә хөрмәтебез һәм рәхмәтебез бик зур. 1нче октябрь өлкәннәр көне уңаеннан Иске Җөри балалар бакчасында күңелле бәйрәм булып узды.

Әлеге чарага балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның кадерле кешеләре белән бергә бакчабызда күп еллар фидакарь хезмәт куйган өлкәннәребез дә чакырулы иде. Бүгенге тыңгысыз көннәрдә безнең якты,матур киләчәгебез өчен тырышкан якыннарыбызны сөендереп, нәниләребез матур шигырьләр, эчтәлекле җырлар, биюләр бүләк итте. Йөзләрендә елмаю күрү һәммәбез өчен дә куаныч.Хөрмәтле өлкәннәребез,батырлыгыгыз,сабырлыгыгыз өчен һәммәгезгә дә зур рәхмәт! Алдагы көннәрегез кояшлы,якты, гөмер юлыгыз бәхетле, саулыгыгыз нык булсын.

 Иске Җөри балалар бакчасы тәрбиячесе Каримуллина Г.С.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев