Олы Мәтәскә апалары, хәрби операция зонасындагы егетләр өчен дип, ике капчык суган турады
Олы Мәтәскәнең уңган апалары, хәрби операция зонасындагы егетләр өчен дип, ике капчык суган тураган.
- Яңа елдан соң алар көче белән дүрт капчык суган, өч капчык кәбестә туралды, ике капчык кишер пешерелде. Шушындый апаларыбыз, кызларыбыз булмаса без коры ашларны күпләп ясыйда алмас та идек. Ун көн эчендә без 18 капчык яшелчәне, 200 кг - нан артык итне пешереп, киптереп бетерәбез. Аллаһка шөкер командабыз көчле.Теләчедәге волонтер кызларга да Аллаһ ярдәм бирсен. Шушы туралган, пешерелгән яшелчәләрне авырыксынмыйча киптерәләр, – дип хәбәр итте безгә Олы Мәтәскәдән, үзе дә бик актив волонтёр Зәнфирә апа Хуҗиәхмәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев