Премияләр билгеләнде
Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идәрәсеннән 29 августка алынган мәгълүматларга буенча, түбәндәге комбайнчылар соңгы биш көндә урып - җыюда иң югары нәтиҗәгә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар һәм кызыксындыру премияләренә лаек булдылар.
Исегезгә төшерәбез, урып - җыю эшләре алдыннан Теләче муниципаль районы башлыгы карары белән, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе белгечләре тарафыннан урак барышында нәтиҗәле эшләгән комбайнчыларга һәр биш көн саен кызыксыныру премияләре билгеләү турында Нигезләмә эшләнгән иде. Әлегә комбайнчыларга кызыксындыру премияләренең сертификатлары бирелә, премияләре исә ияләренә, октябрь аенда, район мәдәният йортында узачак тантаналы чарада - “Уңыш бәйрәме”ндә тапшырылачак.
Игеннәрне суктыруда:
Беренче урында - Ренат Рәфәгать улы Гатауллин - “Алан” акционерлык җәмгыятеннән;
Икенче урында - Илһам Миңгәрәй улы Мөҗипов - “Алан” акционерлык җәмгыятеннән;
Өченче урында - Рәмис Рифхәт улы Хәнәфиев - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче ширкәтеннән, Марат Габдулла улы Вәлиуллин - “Алан” акционерлык җәмгыятеннән, Ильяс Илдар улы Җәләлетдинов - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән.
Игеннәрне теземнәргә салуда:
Рамил Рәфкать улы Сибгатуллин белән Айрат Исмәгыйль улы Сабиров - “Алан” акционерлык җәмгыятеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев