Районда мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдирләре өчен семинар узды
30 гыйнварда Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында район мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдирләре өчен «Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү программасын (ФМББП) гамәлгә ашыру кысаларында яңа белем бирү технологияләрен куллану» семинары узды.
Семинар эшендә район мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең мөдирләре, өлкән тәрбиячеләр катнашты.
Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм педагоглары ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтеп үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Мөдирләр өчен семинар темасына «Могҗизалар кыры» уены үткәрелде. Чара ахырында фикер алышу булды. Барлык катнашучылар да яңа белем һәм күнекмәләр генә түгел, ә алга таба эшләү өчен «яңа сулыш» алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев